Арча урманчылыгының урман фонды территориясендә чаңгы ярышлары узган. Ярышларда «Арча урманчылыгы» ДКУ, «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре, урман тармагы ветераннары һәм Үрнәк бистәсендә яшәүчеләр катнашкан.
18 яшьтән 40 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасындагы ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны – баш икътисадчы Надия Җиһаншина, икенче урынны – кадрлар буенча белгеч Анастасия Нуриева, өченче урынны урманны саклау буенча инженер Энҗе Мөхәммәтҗанова алган.
41 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында беренче урынга – Сурнар урманчылыгы урманчысы Вера Александрова, икенче урынга – техник белгеч Гүзәлия Гарипова, өченче урынга урманчы Римма Хадиева лаек булган.
18 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге ир-атлар арасында беренче урын өчен көрәштә урманны торгызу буенча инженер Марсель Низамиев җиңү яулаган, икенче урында – машина йөртүче Айнур Хәйретдинов, өченчедә – агач аударучы Айрат Гайфуллин.
41 яшьтән 55 яшькә кадәрге ир-атлар арасында беренче урынны – урманчы Алексей Копаров, икенче урынны – кишәрлек җитәкчесе Рафис Исламов, өченче урынны урман мастеры Илгиз Гыйззәтуллин яулаган.
56 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче урынны урман тармагы ветераны Равил Сафин алган, икенче урында – каравылчы Наил Шәвәлиев, өченче урында – кишәрлек җитәкчесе Альберт Дәүләтьяров.
«Без мондый ярышларны икенче тапкыр үткәрдек. Бу коллективны берләштерү һәм бик күп уңай эмоцияләр алу өчен искиткеч ысул, – дип сөйләде «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин. – Безнең команда «Урман чаңгы юлы-2024» спартакиадасына әзер дип, ышаныч белән әйтә алам».