Министр урынбасары Рәис Гомәров хезмәт династияләре вәкилләренә бүләкләр тапшырды

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Бүген Әтнә һәм Теләче муниципаль районнарына эш сәфәре кысаларында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә ведомство бүләкләрен тапшырды.

Хезмәт династияләре ТР урман хуҗалыгы министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Бүләкләрне барлыгы 3 гаилә – Касыймовлар, Таҗиевлар һәм Курбановлар гаиләләре алды.

Бүләкләр тапшырганда Рәис Гомәров белгечләргә күпьеллык камил хезмәте, һөнәргә тугрылык һәм Татарстанның урман хуҗалыгы үсешенә керткән өлеш өчен рәхмәт белдерде. «Хезмәт династияләре – урман тармагының даны һәм горурлыгы, аның кыйммәтле байлыгы», – дип билгеләп үтте ул.

Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елы кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International