Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ылыслы токымнарның ан барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын әзерләү эше бара. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, 2024 ел башыннан барлыгы 58 кг орлык җыелган, аларның 25 кг – нарат, 13 кг – чыршы һәм башка токымнар – 20 кг.
Орлык әзерләү буенча алдынгылар арасында – республиканың Арча һәм Кайбыч урман хуҗалыклары белгечләре.
«Орлыкларның бер өлеше әле Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә тикшерелә, – ди ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина. – Быел барысы 11455 килограмм чамасы орлык әзерләргә кирәк. Төп масса бу елның икенче яртыеллыгында җыелачак».
Исегезгә төшерәбез, илкүләм проектлар илдә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Россиядә гамәлдәге илкүләм проектлар 2024 елда тәмамлана. Дәүләт башлыгы 2023 елның декабрендә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышында яңартылган программаларны әзерләргә һәм эшләтеп җибәрергә кушты.