Республиканың Буа районында урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә бүләкләр тапшырылды

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Бүген Буа шәһәре администрациясе бинасында урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә күп еллык хезмәтләре һәм профессиональлек өчен рәхмәт белдерде.

Хезмәт династияләре ТР урман хуҗалыгы министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Бүләкләрне Листратовлар һәм Садыйковлар династиясеннән 2 гаилә алды.

Листратовлар династиясенең гомуми хезмәт стажы 100 ел тирәсе. Юрий инде 37 ел дәвамында Буа урманчылыгында урман остасы вазыйфасында эшли. Юрий – өченче буын вәкиле, аның әтисе Иван Петрович һәм бабасы Петр Иванович урманчылар булган.

Садыйковларның хезмәт династиясенә 45 ел урман остасы булып эшләгән Таһир Зыятдин улы нигез салган. Аның кызы Энҗе аның эзеннән китә һәм хәзерге вакытта Буа урманчылыгында урманны саклау буенча инженер булып эшли.

Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елы кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International