Татарстанның Спас районында 2023 елда Болгар урманчылыгы һәм Болгар урман хуҗалыгының эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Бүген Болгар шәһәрендәге администрация бинасында киңәшмә узды, анда 2023 елда «Болгар урманчылыгы» һәм «Болгар урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениеләренең эш йомгаклары һәм янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Дмитрий Зарифуллин чыгыш ясады. Ул узган ел «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 187 гектар мәйданда урманнарны торгызу буенча эшләр башкарылуы, төп урман барлыкка китерүче токымнарның 205 кг орлыгы әзерләнүе һәм 512 мең данә стандарт утырту материалы үстерелүе турында сөйләде.

«Урманнарны яклау максатларында 2039 гектар мәйданда урман патологиясе тикшерелде, 112,2 гектар мәйданда санитария-савыктыру чаралары уздырылды», – дип хәбәр итте Дмитрий Зарифуллин.

Шулай ук докладлар белән урман хуҗалыгы директоры Хәйдәр Хәбибуллин һәм баш бухгалтер, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Александр Быченок чыгыш ясады.

Министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы оешмаларның белгечләренә узган елда җайга салынган һәм нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Киләсе айда урманнарда янгын куркынычы сезоны ачылачак, – диде ул. – Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү һәм халык арасында аңлату эшенә аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Без, узган еллардагы кебек үк, бу чорны гадәттән тыш хәлләрсез генә уздырып җибәрү өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International