Министр урынбасары Рәис Гомәров Буа һәм Тәтеш муниципаль районнарына эшлекле сәфәр кылды

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Буа һәм Тәтеш районнарында эш сәфәрендә булды. Максат 2023 елда ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эш йомгаклары һәм 2024 елда урманнарда урман культурасы кампаниясенә һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәләр үткәрү иде.

Утырыш «Буа урманчылыгы» ДКУ һәм «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында Буа шәһәре администрациясе бинасында узды, анда Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев катнашты.

Урманнарны саклау һәм үрчетү буенча башкарылган чараларның нәтиҗәләре турында урманчы-җитәкче Илнар Гатауллин хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, Буа урманчылыгының гомуми мәйданы 18,6 мең га тәшкил итә, шул исәптән урман белән капланган мәйданы – 17,8 мең га.

Узган ел урманчылык территориясендә 27,5 гектар мәйданда – урманны торгызу һәм урман үстерү, 13,5 гектарда – саклагыч урман утырту, 240 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 79 гектарда – урман культураларын тулыландыру һәм 0,6 гектарда базислы урман питомникларында орлык чәчү эшләре башкарылган.

«Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы кысаларында гомуми озынлыгы 30 километрлы янгынга каршы минераллаштырылган яңа полосалар салынды, 16 километр озынлыкта янгынга каршы юллар төзелде һәм реконструкцияләнде», – дип хәбәр итте Илнар Гатауллин.

Шулай ук урман хуҗалыгы директоры Сергей Кириллов һәм урманны саклау буенча инженер, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Энҗе Мөдәррисова да ирешелгән нәтиҗәләр һәм эшчәнлек юнәлешләре турында хәбәр иттеләр.

«Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эш нәтиҗәләре турында Азнакай шәһәре администрациясе бинасында фикер алыштылар. Киңәшмәдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов катнашты.

Докладлар белән җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин, урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов һәм урманны саклау буенча инженер, һөнәри берлек рәисе Виктор Зайкин чыгыш ясады.

Утырышта «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру, урман утыртмаларының санитар һәм урман патологиясе буенча торышын яхшырту һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә файдалану өчен исәпләнгән урман бүлемтеген үзләштерүгә, урман законнарын бозуларны кисәтүгә һәм ачыклауга, алда торган янгын куркынычы һәм урман культуралары чорларына әзерләнүгә бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International