«Арча урманчылыгы» ТР ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Марсель Низамиев Балтач районы «Кече Лыза урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урманны янгыннан саклагыз» дигән темага дәрес үткәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Дәрес барышында Марсель Низамиев укучыларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлек юнәлешләре, урман янгыннарының төрләре һәм сәбәпләре турында сөйләгән.
«Урман янгыннары өч төрле була: түбәнге, аларда урман түшәмәсе, мүкләр һәм лишайниклар гына янып бетә, ә агачлар, нигездә, зыян күрмичә кала, өслектәге янгыннар вакытында исә бөтен урман һәм җир асты янып бетә, аларны икенче төрле торф, туфрак янгыннары дип атыйлар, – дип билгеләп үткән ул. – Урман янгыннары нәтиҗәләре табигать өчен һәлакәтле: атмосферага углекислый газ чыга, урманнарны юк итә».
Ахырда Марсель Низамиев урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә җентекләп тукталган.