Югары Ослан районында язгы-җәйге чорга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

ТР Югары Ослан муниципаль районында язгы-җәйге чорга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә Макыл мәдәният йортында узды, анда муниципаль район башлыгы Марат Зыятдинов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары хуҗалары катнашты.

Утырыш барышында язгы кыр эшләренә әзерлек, су басуга каршы чаралар үткәрү, бал кортлары оялыкларын саклауны тәэмин итү һәм урман янгыннарына юл куймау мәсьәләләре каралды.

Кыскача доклад белән «Идел буе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илназ Абдуллин чыгыш ясады. Ул урманнарда булачак янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек барышы турында сөйләп, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында искәртеп узды. «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 7 октябрендәге 1614 номерлы карарының 10 пункты нигезендә, кар катламы эреп беткән көннән башлап урманга янәшә урнашкан урыннарны корыган үлән калдыкларыннан, урып-җыю калдыкларыннан, аунак агачлардан, агач кисү калдыкларыннан, җитештерү һәм куллану калдыкларыннан һәм башка янучан материаллардан чистартуны тәэмин итәргә ятсә урманнарны янгынга каршы минераллаштырылган полоса яки башка янгынга каршы киртәләр аерып алырга кирәк», – дип билгеләгән Илназ Абдуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International