Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Бу искиткеч язгы бәйрәм Сез безгә, ирләргә биргән җылылык, кайгырту, наз һәм игелек белән тыгыз бәйләнгән. Сездә булган гүзәллеккә, сөйкемлелеккә һәм зирәклеккә, гаилә учагын саклау һәм һөнәри эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешү кебек уникаль сәләтегезгә сокланабыз.
Бүген хатын-кызлар икътисадның төрле тармакларында, урман хуҗалыгында да уңышлы эшлиләр. Сез гаҗәеп чыдамлык һәм профессиональлек күрсәтеп, катлаулы җитештерү проблемаларын уңышлы хәл итәсез. Мин сезгә фидакарь, нәтиҗәле хезмәтегез, Татарстанның урман тармагы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен чын күңелдән рәхмәтлемен.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт, уңышлар һәм теләкләрегезнең тормышка ашуын телим! Тормышыгызның һәр көне шатлык, елмаю һәм бәхет белән тулсын!
ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров