Саба муниципаль районында өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар башланды

2024 елның 8 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы ш.т.п. ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча халыкара ярышларны һәм малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча XXII ачык шәхси-команда республика ярышларын ачу тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.

7-10 мартта уза торган турнир РФ Спорт министрлыгының рәсми календарь планына кертелгән. Ярышлар 22 ел рәттән үткәрелә. Быел алар халыкара статуска ия булдылар. Ярышларда Россия, Беларусь Республикасы, Таҗикстан һәм Кытайдан 278 иң көчле спортчы катнаша.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, елдан-ел турнирның дәрәҗәсе һәм әһәмияте арта бара. «Өстәл теннисы буенча традицион ярышларда барлык спортчыларны сәламләүгә шатмын. Әлеге спорт төре безнең республикада бик популяр: бүген аның белән 50 меңгә якын кеше шөгыльләнә. Бу ярышларны үткәрү безнең өчен зур вакыйга. Барлык спортчыларга да уңышлар һәм матур җиңүләр, ә җанатарларга якты эмоцияләр һәм онытылмаслык тәэсирләр телибез», – дип өстәде Татарстан Рәисе.

Саба районы башлыгы барлык уенчыларга һәм турнирны оештыручыларга рәхмәт белдерде, шулай ук спортчы кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Якшәмбе – 10 мартта ярышларга йомгак ясап, җиңүчеләрне һәм призерларны  бүләкләячәкләр. 

Моннан тыш, республиканың Байлар Сабасына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң яңартылган район үзәк китапханәсендә булды.

 

 

ТР Рәисенең матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International