Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин Саба районында өстәл теннисы буенча халыкара турнир җиңүчеләрен бүләкләделәр

2024 елның 10 марты, якшәмбе

Байлар Сабасы ш.т.п. өстәл теннисы буенча халыкара ярышларны һәм XXII ачык шәхси-команда республика ярышларын ябу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты ярдәмчесе, Россия Олимпия комитетының беренче вице-президенты Игорь Левитин, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ.б. катнашты.

7-10 мартта узган турнир РФ Спорт министрлыгының рәсми календарь планына кертелгән. Ярышлар 22 ел рәттән үткәрелә. Быел алар халыкара статуска ия булдылар. Ярышларда Россия, Беларусь Республикасы, Таҗикстан һәм Кытайдан 278 иң көчле спортчы катнашты.

Рөстәм Миңнеханов спортчыларга турнирда катнашулары һәм оештыручыларга ярышларга әзерлекнең югары дәрәҗәсе өчен рәхмәт белдерде. «Без әлеге ярышларны инде 22 ел үткәрәбез. Без киләчәктә дә бу яхшы традицияне дәвам итәрбез һәм киләсе елда сезнең белән очрашырбыз дип өметләнәм», –  дип мөрәҗәгать итте ТР Рәисе катнашучыларга. 

«Сезне ел саен узучы, халыкара статуска ия булган турнирда сәламләвебезгә шатмын. Барлык спортчыларга да рәхмәт әйтәсем килә. Сездә мөмкин кадәр күбрәк ярышлар булсын өчен, без барысын да эшләячәкбез. Җәй көне Казанда БРИКС уеннары узачак, аның кысаларында 4 комплект медаль өстәл теннисы буенча уйнатылачак», – дип билгеләп үтте Игорь Левитин. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин турнирның җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. 

Аннары Татарстан Рәисе һәм Россия Президенты ярдәмчесе Лесхоз бистәсендә булдылар һәм РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы, «Мактау билгесе» һәм «Октябрь Революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

 

ТР Рәисенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International