Чабаксар урманчылыгының урман фонды территориясендә чаңгы ярышлары узган. Ярышларда «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашкан.
Ир-атлар арасындагы ярышлар нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны – Аксубай кишәрлеге мастеры Николай Иванов, 2 нче урынны – Ибрай кишәрлеге мастеры Сергей Иванов, 3 нче урынны урман мастеры Мансур Хәйруллин алган.
Хатын-кызлар арасында 1 нче урынга – бухгалтер Наталья Альдиванова, 2 нче урынга – урманнарны торгызу буенча инженер Ирина Глухова, 3 нче урынга урман мастеры Виктория Романова лаек булган.
Шуның белән бергә стендка ату буенча да ярышлар үткәрелгән. 1 урын өчен көрәштә – Аксубай кишәрлеге мастеры Олег Жуков, 2 нче урында – урман мастеры Николай Иванов, өченче урында бухгалтер Людмила Тимирясова җиңү яулаган.