«Кама урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре Мамадыш районының Усали урта мәктәбенең «Азбука Земли» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен сыерчык оясы ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр.
«Мастер-класс башланыр алдыннан без балаларга сыерчык оясын ясау үзенчәлекләре һәм киң таралган хаталар турында сөйләдек, – дип сөйләде Шомырбаш кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Ирек Яруллин. – Мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр мастер-класста бик теләп катнаштылар. Соңыннан без мәктәп территориясендә сыерчык ояларын элеп чыктык».