Бүген Минзәлә шәһәре администрациясе бинасында урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә фидакарь хезмәтләре һәм үз эшенә тугры булганнары өчен рәхмәт белдерде.
Хезмәт династияләре ТР урман хуҗалыгы министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Бүләкләрне барлыгы 2 гаилә – Минһаҗевлар һәм Шәңгәрәевләр династиясе алды.
Минһаҗевларның хезмәт династиясенә Минзәлә урман хуҗалыгында эшләгән Миргаләү Минһаҗетдин улы башлангыч бирә. Аның улы Мирзанур да үзен урман тармагына багышлый, Минзәлә урманчылыгы җитәкче-урманчысы вазыйфасын башкара. Хәзер аның эшен урман мастерыннан алып җитәкче-урманчыга кадәр юл үткән улы Айрат дәвам иттерә.
Шәңгәрәевләрнең хезмәт династиясендә дә 3 буын исәпләнә. Ул урман хуҗалыгында эшче булып хезмәт юлын башлаган Равил Сәетгәрәй улыннан башлана. Аның улы Миңнезәлиф тә үз язмышын урман тармагы белән бәйләргә карар итә һәм күп еллар дәвамында Минзәлә урманчылыгында урман мастеры булып эшли. Хәзерге вакытта Миңнезәлифнең кызы Энҗе Минзәлә урман хуҗалыгында урман куллану буенча инженер булып эшли.
Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елы кысаларында үткәрелә.