Министрлыкта «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ эш йомгаклары һәм урманнарда алда торган янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Бүген Министрлыкта 2023 елда ТР ДБУ «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» эше йомгаклары һәм 2024 елның янгын куркынычлы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Утырыш эшендә эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева, Министрлыкның һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Төп доклад белән «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин чыгыш ясады. «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ составына урман янгыннарын сүндерү бөенча III типтагы 5 станция һәм төбәк диспетчерлык хезмәте керә, дип искәртеп узды. «Янгын чыгу куркынычы янаган чорда штат саны 90 кешедән тора (аларның 60ы – сезонлы эшчеләр)», – дип хәбәр итте Айдар Гайфуллин.

Ул кыскача гына узган елда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү, урман фондына авиация патруле уздыру һәм урман янгыннарына каршы пропаганда буенча башкарылган чаралар комплексына тукталды.

«2023 елда барлыгы 1184 термик нокта теркәлгән, Әлмәт урманчылыгы территориясендә 0,5 гектар мәйданда 1 урман янгыны булды», – дип өстәде Айдар Гайфуллин.

2024 елга бурычлар сыйфатында докладчы урман янгыннары барлыкка килүне булдырмый калу, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләрен алып бару һәм РФ Хөкүмәтенең 19.07.2019 ел, № 1605-р күрсәтмәсе нигезендә III типтагы урман янгыннарын сүндерү станцияләрен комплектлау турында билгеләде.

Шулай ук доклад белән региональ диспетчерлык хезмәте диспетчеры, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Алия Гайфуллина чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров белгечләргә узган ел нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм урман янгынын сүндерү станцияләрен тулыландыру, техник документацияне алып бару һ.б. белән бәйле кайбер бурычларны билгеләде.

«Зур эш башкарылды, 1000 нән артык термик нокта эшләнде, бу янгын куркынычлы сезонны гадәттән тыш хәлләрсез уздырырга мөмкинлек бирде, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Әмма киләсе айда ук 2024 елның янгын куркынычы чоры башланачак, 18 марттан Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты белгечләре катнашында урман янгынын сүндерү станцияләрен тикшерү башланачак. Көннең теләсә кайсы вакытында теләсә нинди янгын фактлары турындагы хәбәрләргә оператив рәвештә җавап бирергә әзер булырга кирәк. Безнең уртак бурыч – урман янгыннары килеп чыгу мөмкинлеген мөмкин кадәр киметү өчен барысын да эшләү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International