Чирмешән районының Ивашкино урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узган

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Чирмешән районының Ивашкино урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу булып узган. Анда «Чирмешән урманчылыгы» ТР ДКУ урманны саклау буенча инженеры Ләйсән Глюмова катнашкан.

Очрашу барышында Ләйсән Глюмова укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, тармак һөнәрләре һәм яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында сөйләгән. Моннан тыш, балалар Лубян урман-техник көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында әзерлек юнәлешләре һәм уку шартлары турында да белгәннәр. ​

«Урманнарны саклау һәм торгызу эше җиңел түгел, әмма бик мөһим, – дип билгеләп үткән Ләйсән Глюмова. – Урманнарны юкка гына планетабызның «үпкәләре» дип атамыйлар бит. Аларның күләме һәм торышы без сулаган һавага йогынты ясый. Шулай ук урман – бетмәс байлык чыганагы, ул ашата, киендерә, җылыта һәм дәвалый».

Ахырда урманны саклау буенча инженер урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртеп узган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International