ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә әзерлек башланды

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен уздыруга әзерлек башланды. Акция Татарстан Республикасында 2024 елның апрель-май айларында оештырылачак. Бер тапкыр агач утырту агымдагы елның 4 маена планлаштырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.

Хәзерге вакытта урман фонды һәм муниципаль районнар территориясендәге участокларны билгеләү, шулай ук утырту материалының токым составын сайлау буенча эшләр алып барыла.

«Бүгенге көндә 225 гектарга якын мәйданда кишәрлекләр сайланды, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина. – Акция кысаларында барлыгы 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла».

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен оештыручылар булып «Хәтер бакчасы» АКО, «Җиңү волонтерлары» АКО, Җиңү полководецлары хәтер фонды һәм РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.

Быел «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 1944 елда булган Бөек Ватан сугышының юбилей вакыйгаларына, шулай ук бердәмлеккә, тарихи һәм гаилә хәтеренә багышланган. Акция чараларында Россиянең барлык төбәкләре һәм 35тән артык дус ил катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International