Республиканың Кукмара районында «Урман чаңгы юлы – 2024» спартакиадасы узды

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Бүген Кукмара районы Лубян авылында «Урман чаңгы юлы – 2024» спартакиадасы узды. Чарага 200 артык кеше килгән иде.

Ярышларда катнашучыларны муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев һәм ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров сәламләде.

«Әйтелгәнчә, спорт – тормыш нормасы. Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү бик мөһим, – дип ассызыклады Сергей Димитриев. – Катнашучыларга чын күңелдән уңышлар һәм матур җиңүләр, ә кунакларга яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр телим».

Министр урынбасары Рәис Гомәров үзенең чыгышында «Урман чаңгы юлы» спартакиадасының инде ундүртенче тапкыр уздырылуын билгеләп үтте. «Кукмара муниципаль районы администрациясенә, Лубян урман-техник көллияте һәм Министрлык белгечләренә ел саен үткәрелә торган спорт бәйрәмен оештыруда ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә, – диде ул. – Барыгызга да уңышлар телим, иң көчлегез җиңсен».

Ярышлар флагын күтәрү хокукы 2020 елгы Спартакиада җиңүчеләренә – «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ командасына насыйп булды.

«Урман чаңгы юлы – 2024» спартакиадасы нәтиҗәләре буенча, җитәкчеләр арасында беренче урынны «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Илһам Рәхмәтуллин, икенче урынны – «Мамадыш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Раил Сәлахов, өченче урынны «Рослесинфорг» ФДБУның Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов алды.

18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге ир-атлар арасында беренче урын өчен көрәштә «Арча урманчылыгы» ТР ДКУның урманнарны торгызу буенча инженеры Марсель Низамиев, икенче урын өчен – «Рослесинфорг» ФДБУның Казан филиалы технигы Айнур Йосыпов, өченче урын өчен көрәштә «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ укытучысы Рөстәм Байгобулов җиңү яулады.

36-45 яшьлек ир-атлар арасында беренче урынга – «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ кишәрлек урманчысы Нурсил Гыйбадуллин, икенче урынга «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ укытучысы Рөстәм Гарифуллин, өченче урынга «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ кишәрлек урманчысы Айрат Гайнетдинов лаек булды.

46 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче урынны – «Әлмәт урманчылыгы» ТР ДКУ урман мастеры Дамир Гарифуллин, икенче урынны – «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ мастеры Нәгыйм Газизов, өченче урынны «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ТР ДБУ ДКР урманчысы Фәрит Фәляхов яулады.

18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ тренер-укытучысы Оксана Лаврентьева беренче урынга чыкты, икенче урында – «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ техник белгече Лидия Кузьмина, өченче урында – «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ юрисконсульты Карина Климакова.

36-45 яшьлек хатын-кызлар арасында беренче урынны – «Өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ лабораториясе инженеры Лилия Галимуллина, икенче урынны – «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ бухгалтеры Рәсилә Галиева, өченче урынны «Рослесинфорг» ФДБУның Казан филиалы инженеры Фәридә Сафиуллина алды.

46 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында беренче урынга – «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ урманчысы Вера Александрова, икенче урынга – «Ары урманчылыгы» ТР ДКУ баш бухгалтеры Илһамия Шакирова, өченче урынга «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ җыештыручысы Галина Әхмәтова лаек булды.

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ, икенче урында – «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ, өченче урында – «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ТР ДБУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International