Минзәлә урманчылыгының урман остасы Фәрхәт Минһаҗетдинов «Березка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

«Минзәлә урманчылыгы»ТР ДКУ Мөслим кишәрлеге урманчылыгы мастеры Фәрхәт Минһаҗетдинов Мөслим районы Яңа Усы мәктәбенең  «Березка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман культураларын механика ярдәмендә һәм кул белән утырту. Колесов кылычы» темасына дәрес үткәргән.  Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Дәрес барышында урман мастеры укучыларга Татарстан Республикасында булган базислы урман питомниклары, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге, стандарт утырту материалын үстерү үзенчәлекләре һәм урман культураларын булдыру технологияләре турында сөйләгән.

«Урман культураларын механика ярдәмендә һәм кул белән утырталар.  Механика ярдәмендә утырткан очракта, урман утырту машиналары кулланыла, ә кул белән утыртканда Колесов кылычы кулланыла, – дип билгеләп үткән Фәрхәт Минһаҗетдинов. – Колесов кылычы 1883 елда уйлап табылган һәм аңа нигез салучы – Харьков игенчелек училищесы директоры Александр Андреевич Колесов хөрмәтенә шулай дип аталган».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International