Рослесхозда 2024 елның язгы урман культурасы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 15 марты, җомга

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2024 елның язгы урман культурасы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Чарада Рослесхозның урманнарны яңадан торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина, урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина катнашты.

Төп доклад белән Рослесхозның урманнарны яңадан торгызу һәм саклау идарәсенең урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы бүлеге башлыгы Дамир Баишев чыгыш ясады. Ул урманнарны торгызу, урман культураларын агротехник карау, урман культураларын тулыландыру һәм Россия Федерациясе субъектлары территориясендәге базислы урман питомникларында чәчү буенча планлаштырылган эшләр турында сөйләде. 

Язгы урман культурасы сезонына әзерлек турында урман комплексы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре дә хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International