Бүген Россиядә «Утны туктат!» янгынга каршы федераль мәгълүмат кампаниясе башланып китте. Ул кеше гаебе белән урман янгыннары куркынычын киметүгә юнәлдерелгән.
Традицион рәвештә кампания кысаларында ачык дәресләр, халык белән әңгәмәләр, мәгърифәтчелек акцияләре үткәрелә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм урманнарны уттан саклау турында мәгълүмати медиаматериаллар таратыла.
Хәзерге вакытта янгын куркынычлы сезон илнең 12 төбәгендә: Калининград, Әстерхан өлкәләренең бөтен территориясендә; Чечен, Карачай-Черкес, Кабарда-Балкар республикалары, Адыгея, Калмыкия, Ингушетия, Төньяк Осетия-Алания, Краснодар крае республикаларында, Приморье краеның 30 муниципаль берәмлегендә һәм Ростов өлкәсенең 6 муниципаль берәмлегендә ачылган.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Россиядә укучылар белән 23 меңнән артык ачык дәрес, 713 меңгә якын аңлатмалы әңгәмә һәм гражданнар белән лекцияләр үткәрелгән, 1,5 миллионнан артык листовка, буклет, брошюра таратылган, урманнарда 99 меңнән артык мәгълүмати аншлаг, янгынга каршы стендлар һәм билбордлар урнаштырылган.