96 нчы гимназия укучылары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар

2024 елның 15 марты, җомга

Бүген Казан шәһәренең Вахитов районы «96 нчы гимназия» МББУ 6 «Б» сыйныф укучылары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Экскурсия барышында Илгиз Зарипов укучыларга Россия Федерациясенең урман хуҗалыгы тарихы, Татарстан Республикасы урман комплексының торышы, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турында сөйләде. Шулай ук балалар урман янгыннарын сүндерү үзенчәлекләре һәм тармак һөнәрләре турында да белделәр.

«Миңа Урман музеенда бик ошады, мин урман тармагы турында күп яңа һәм мавыктыргыч нәрсәләр белдем, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Игнат Вориков. – Мин урманчыларның урман байлыкларын саклап калу һәм арттыру буенча шундый зур эш алып баруларын белми идем. Урман янгыннарын сүндерүчеләрнең эше аеруча тәэсирләндерә, алар бит урман өчен, аны янгыннан саклап, көрәш алып баралар. Мин музейга тагын бер тапкыр килергә теләр идем».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International