ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм аның хатыны Эльмира Кузюрова Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирделәр.
Алар сайлауда 129 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында урнашкан 270 нче сайлау участогында катнаштылар.
«Минемчә, сайлауда катнашу хокук кына түгел, ә һәр кешенең гражданлык бурычы да, — дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Илнең киләчәге нәкъ менә сайлаучыларга бәйле бит».
Исегезгә төшерәбез, республика Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, 17 мартта 10:00 сәгатькә Татарстанда Россия Президентын сайлауда катнашучылар саны 67,23% тәшкил иткән. Тавыш бирү дәвам итә, сайлау участоклары Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.