Татарстан Республикасында юниорларның «Подрост» россиякүләм урман конкурсының федераль этабында катнашучыларны билгеләделәр. Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар, студентлар, шулай ук республиканың мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре (өстәмә белем бирү педагоглары, урман хуҗалыгы һәм табигатьне саклау оешмалары белгечләре) арасында үткәрелде.
Җиңүчеләр һәм призерлар 4 номинациядә билгеләнде. «Урман белеме һәм урманчылык» номинациясендә Арча районының «Лесхоз урта белем мәктәбе» МББУ 9 нчы сыйныф укучысы Әдел Яковлев, «Проектлы табигать саклау эшчәнлеге» номинациясендә – Лениногорск шәһәренең «8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ 10 нчы сыйныф укучылары Ландыш Латыйпова һәм Артур Пак, «Үсемлекләр экологиясе» номинациясендә – 9 нчы сыйныф укучысы А.С.Пушкин исемендәге 93 нче гимназиянең 9 нчы сыйный укучысы Елизавета Артемьева, «Мәктәп урманчылыклары: уку-методик комплекс һәм аның элементлары» номинациясендә – «Лениногорск урманчылыгы» ТР ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Елена Тихонова.
Җиңүчеләр юниорларның «Подрост» россиякүләм урман конкурсының читтән торып федераль этабында Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк.