«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ хезмәткәрләре «Лубян урта мәктәбе» МБМУ укучылары арасында «Экоквиз» интеллектуаль экологик уенын үткәргәннәр. Чара Халыкара урманнар көненә багышланган. Шунысын билгеләп үтик, мондый агарту чараларын үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Уеннарның биш раунды барышында укучылар экология, биология, урман хуҗалыгы өлкәсендәге белемнәрен күрсәткәннәр һәм практик биремнәрне үтәгәннәр.
Уен нәтиҗәләре буенча 9 нчы сыйныф егетләре командасы җиңү яулаган, икенче урында – 9 нчы сыйныф кызлары, өченчедә – 8 нче сыйныф укучылары.
Халыкара урманнар көне ел саен 21 мартта билгеләп үтелә. Бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясы карары белән 2012 елның 21 декабрендә гамәлгә куелган. Халыкара урманнар көненең төп максаты – җәмәгатьчелекне урманнарны саклау проблемасына җәлеп итү, урман экосистемасының әһәмияте, аны яклау һәм торгызу чаралары турында мәгълүмат бирү.