Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар министрга урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, тоту өчен билгеләнгән урман бүлемтеген үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, дәүләт телләре турындагы законнарны үтәү һәм башкалар турында сөйләделәр.

Докладларны тыңлаганнан соң, министр Равил Кузюров хезмәткәрләргә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планын эшләүгә, урман янгыннары станцияләренең урманнарда янгын куркынычы сезоны башлануга әзерлеген тикшерүгә, Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертүгә бәйле берничә йөкләмә бирде.

«Шулай ук 2024 елгы урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Сезонлы эшләр башланырга аз вакыт калды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International