«Экологик традиция. Тынычлык һәм татулык» халыкара конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2024 елның 19 марты, сишәмбе

«Экологик традиция. Тынычлык һәм татулык» халыкара конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Конкурс 2012 елдан башлап В.И.Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экологик фонд тарафыннан уздырыла.

«Экологик традиция. Тынычлык һәм татулык» проекты дәүләт структураларын, бизнесны, мәгариф учреждениеләрен, иҗтимагый оешмаларны һәм битараф булмаган гражданнарны әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик культураны үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Гаризалар 2024 елның 1 маена кадәр 7 номинация буенча кабул ителә: «Экологик белем», «Экологик агарту», «Гражданлык экоинициативалары», «Экология рупоры: ММЧ», «Тотрыклы бизнес», «Экотуризм» һәм «Экогаилә».

Проект турында тулырак монда белергә мөмкин: http://vernadsky.ru/de/proekty/mir-i-soglasie.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International