ТР Урманны саклау үзәгендә орлыкларны иминият фондына салу өчен тикшерү үткәрелә

2024 елның 19 марты, сишәмбе

«Россия урманны саклау үзәге» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә урман үсемлекләре орлыкларын иминият фондына салу өчен тикшерү дәвам итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый эшләрне башкару «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Шушы көннәрдә «Арча урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесеннән (10 кг Европа чыршысы орлыгы) һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесеннән (5 кг гади нарат орлыгы) килгән ылыслы токымнарның 2 партиясенә сыйфат анализы ясалган.

Исегезгә төшерәбез, иминият фондлары иген уңмаган чорда урман үсемлекләре орлыкларын урманнарны торгызу һәм урман үрчетү эшләрен тәэмин итү максатында төзелә. Мондый фондларга корткычлар белән зарарланмаган һәм патоген микрофлорасы булмаган, башлыча даими урман-орлык базасы объектларында, югары продуктив утыртмаларда әзерләнгән, үсеш алу энергиясе югары күрсәткечләргә ия 1 нче класс сыйфатына караган орлыклар салына.

Татарстан Республикасы урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә урнашкан. Хәзерге вакытта фондта 362 кг ылыслы токым орлыгы бар, шул исәптән 178 кг – нарат, 179 кг – чыршы, 5 кг – карагай орлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International