«Лаеш урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесендә хезмәткәрләр өчен хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре буенча семинар узды. «Лаеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Фәнил Фазлыев лекция белән чыгыш ясады.
Семинар барышында урман хуҗалыгы эшләрен уздырганда хезмәине саклау таләпләре, эш урыннарын оештыру, наряд-рөхсәт рәсмиләштерү мәсьәләләре һ.б. каралды.