Татарстанның урман тармагы белгечләре кар катламының эрүен тизләтү һәм туфракта суны саклау максатыннан питомникларда чәчү бүлекчәләренә көл сибү буенча эш башлаганнар. Чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла.
Әйтик, «Әлки урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре Базарлы Матак кишәрлеге урманчылыгының 96нчы кварталында урнашкан питомник территориясендә шундый эшләр башкарган. 0,5 гектар мәйданда барлыгы 175 кг көл кертелгән, 11 кеше җәлеп ителгән.
Алабуга урман хуҗалыгы белгечләре Алабуга урманчылыгындагы питомник территориясендә эшләр башкарганнар. Алар 1 гектар мәйданга 300 кг көл керткәннәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу процедура шулай ук утырту материалын төрле авырулар белән зарарлау куркынычын киметә, шулай ук язгы кояш нурларыннан көю куркынычын киметә: «карны каралту» кояш яктылыгының чагылышын киметергә ярдәм итә.