ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюровның Халыкара урманнар көне белән котлавы

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Татарстан халкы!

Сезне Халыкара урманнар көне белән котлыйм! Урман – газиз республикабызның иң кыйммәтле табигать хәзинәсе. Урманнар һаваның сыйфатын яхшырта, туфракны һәм су объектларын, биологик төрлелекне саклауда мөһим роль уйный, агач һәм башка ресурс чыганагы булып тора.

2024 елда Халыкара урманнар көненең темасы – «Урманнар һәм инновацияләр: яхшырак дөнья өчен яңа чишелешләр» – бигрәк тә көнүзәк мәсьәлә булып тора. Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында урманнар белән төгәлрәк һәм нәтиҗәлерәк идарә итәргә, урман янгыннарын һәм законсыз урман кисү очракларын булдырмый калырга, урман авыруларын ачыкларга һәм кисәтергә мөмкинлек бирүче идеяләр һәм алымнар эзләү дәвам итә. Цифрлы трансформация кысаларында соңгы елларда төрле процессларны автоматлаштырырга һәм урман хуҗалыгы белгечләренең эшен җиңеләйтергә мөмкинлек биргән берничә система һәм сервис кертелде.

Хәзерге вакытта Татарстанның урман хуҗалыгында 2,5 мең кеше эшли. Минем сезнең һәрберегезгә фидакарь, иҗади хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.

Урманга битараф булмаган мөнәсәбәт һәм «Хәтер бакчасы», «Урманны саклыйк» һәм «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашкан өчен татарстанлыларга аерым рәхмәт белдерәсем килә. Бергәләшеп без урманнарыбызны саклап калып, киләчәк буыннарга тапшыра алабыз.

Хөрмәтле дуслар! Әлеге истәлекле көндә барыгызга да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм барлык башлангычларда уңышлар телим!

Халыкара урманнар көне белән!

 

ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International