Казанда Россиянең Атказанган урманчысы Әхмәдулла Газизуллинга мемориаль такта ачылды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Россия Федерациясенең, Татар АССР Атказанган урманчысы, галим, танылган урманчы Әхмәдулла Газизуллин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Такта Казан дәүләт аграр университетының төп керү урыны янында урнаштырылган.

«Бүген мөһим вакыйга. Белгәнегезчә, 2024 ел Татарстан Рәисе тарафыннан Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеше елы дип игълан ителде. Бүген, 21 март, Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан Халыкара урманнар көне дип игълан ителде. Бу көннәрдә без күренекле галим, урманчы, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Әхмәдулла Һади улы Газизуллинга мемориаль такта ачабыз», – диде тантаналы чарада Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев.

Ул Әхмәдулла Газизуллинның урман хуҗалыгы һәм урман фәнен үстерүдә, шулай ук Казан дәүләт аграр университетын үстерүдә мөһим роль уйнавы турында әйтеп узды.

«Ул республикабызның урман хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләүне яңадан башлауда инициатор булды. Әхмәдулла Һади улының тырышлыгы белән урман хуҗалыгы һәм экология факультеты оештырыла, ул бүген уңышлы үсеш ала. Хәзер монда аның шәкертләре һәм фикердәшләре эшли. Аның хезмәт юлы, биографиясе һәм казанышлары – урман тармагын үстерүне дәвам итүче яшь галимнәрнең бүгенге буыны өчен үрнәк», – дип билгеләп үтте Айрат Вәлиев.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үз чыгышында Әхмәдулла Газизуллинның бөтен гомерен республиканың урман комплексын үстерүгә багышлавы турында әйтте. Ул урман туфрагын өйрәнү, урманны өйрәнү һәм урманнан файдалану өлкәсендә 250 дән артык фәнни һәм фәнни-методик хезмәт бастырган. Шулай ук аның җитәкчелегендә «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ төп урман барлыкка китерүче һәм декоратив токымнарның микроклональ вегетатив үрчү лабораториясе булдырыла һәм уңышлы эшли.

«Мин үзем дә Әхмәдулла Һади улы белән берничә тапкыр очраштым. Ул якты, игелекле һәм ярдәмчел кеше, үз эшенең профессионалы, чын урманчы, ул бөтен җаны белән урманны, табигатьне ярата иде. Шул ук вакытта Әхмәдулла Һади улы урманнарны саклау һәм үрчетү буенча алып барылган эшләрнең нәтиҗәлелеген арттырырга теләде һәм моңа иреште дә. Аның хезмәтләре – безнең бүгенге уңышларыбыз. Ул урман тармагы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте», – дип ассызыклады Равил Кузюров.

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, җыелган кешеләргә мөрәҗәгать итеп, Әхмәдулла Газизуллин галим-практик булган, ул тормыш юлында тикшеренү эшчәнлеге белән генә шөгыльләнмәгән, ә укыткан, укучылар да әзерләгән, диде.

«Ул уңайлы мохит булдырып, укучыларны әтиләре кебек тәрбияли. Бу республикага компетентлы урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен, галимнәрне алырга мөмкинлек бирә. Ул уникаль кеше иде, ул укучыларның уңышларына чын күңелдән шатланды», – дип өстәде Рифкать Миңнеханов.

КДАУ урман хуҗалыгы факультетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин Әхмәдулла Һади улының урман тармагы вәкилләре өчен хөрмәтле укытучы булуын һәм шулай булып калачагын билгеләп үтте.

«Без барыбыз да аннан өйрәндек, ул урман туфрагын өйрәнү өлкәсендә бердәнбер зур галим. Ул Советлар Союзында, Россиядә һәм Татарстанда төп туфрак белгече булды. Ул Татарстан Республикасының барлык урман питомникларының туфрак картасын, туфрак очеркын ясады. Әхмәдулла Һади улы шәкертләр плеядасын тәрбияләде», – диде ул.

Газизуллин Әхмәдулла Һади улы (20.03.1931 – 15.09.2021) хезмәт эшчәнлегендә Саба урман хуҗалыгы остасы, Югары Катун урман хуҗалыгы (Алтай крае) урманчысы ярдәмчесе, Лубян урман хуҗалыгы техникумы укытучысы, Багана урман хуҗалыгының Ромодан урманчылыгы урманчысы, Кама механик урман хуҗалыгының баш урманчысы, Зеленодольск сыну-күрсәтү механика хуҗалыгы каршындагы Татар урман-химия лабораториясе мөдире, өлкән укытучы, доцент, профессор, Мари дәүләт техник университетының Экология, туфрак белеме һәм табигатьтән файдалану кафедрасы мөдире, Казан авыл хуҗалыгы академиясенең урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы мөдире, «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры урынбасары булып эшләгән.

Нәтиҗәле, фидакарь хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен Әхмәдулла Газизуллин «РСФСР урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен» билгесе белән бүләкләнгән, «Татарстан АССР Атказанган урманчысы», «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы», «Хезмәт ветераны» һ.б. мактаулы исемнәргә лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International