Бүген Казанда Казан дәүләт аграр университеты базасында Халыкара урманнар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Аның кысаларында «Урман. Хәзерге һәм киләчәк технологияләре» күргәзмәсе оештырылган иде. «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы, «ВНИИЛМ» ФБУ «Көнчыгыш-Европа УСС» филиалы, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге, Лубян урман-техник көллияте һәм «Зеленодольск урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре үз эшләрендә кулланыла торган җиһазларны тәкъдим иттеләр.
Чарада катнашучыларны Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сәламләде.
«2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Безнең алда мөһим бурычлар тора, шул исәптән урман хуҗалыгында да, – дип билгеләп үтте Рифкать Миңнеханов. – Урманнарны саклау һәм үрчетү буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәлелеген арттыру бик мөһим».
Равил Кузюров кыскача гына Татарстан урман хуҗалыгының торышы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлеге юнәлешләре турында сөйләде. «Җәмәгатьчелекне һәм фәнни бергәлекне җәлеп итү урманнар белән тотрыклы идарә итүне тәэмин итүдә төп фактор булып тора, – дип ассызыклады ул. – Уртак тырышлык белән генә без газиз республикабызның урман «байлыкларын» саклауда чын алгарышка ирешә алачакбыз».
Аннан соң «Татарстан Республикасы урман комплексында цифрлы трансформация» темасына доклад белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады.
«Цифрлаштыру урман ресурслары белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыруда төп роль уйный. 2022 елдан башлап ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы республиканың урман тармагын цифрлаштыру буенча күләмле эш алып бара. Цифрлаштыруның төп юнәлешләре булып электрон формада хезмәт күрсәтү, урманнарга карата дәүләт идарәсе, хуҗалык һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге тора», – диде ул.
Илгизәр Зарипов, төбәктә иң масштаблысы – Татарстанның урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүмат базасын булдыру проекты, дип өстәде.
«Бердәм база булдыру урман амнистиясе турындагы федераль законны сыйфатлы үтәргә, муниципаль берәмлекләрнең генераль планнарына бәяләмәләр әзерләргә, яңа төзелә торган участокларга дәүләт урман фонды җирләре белән киселешләр булу-булмавы турында нәтиҗәләрне оператив һәм сыйфатлы бирергә мөмкинлек бирә», – дип аңлатты ул.
Соңыннан докладлар белән Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин, Санкт-Петербург Урман хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының кече фәнни хезмәткәре Екатерина Семенова, Идел буе дәүләт технология университетының урман культуралары, селекция һәм биотехнология кафедрасы профессоры Юрий Демаков һәм «Лаеш урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Фәнил Фазлыев чыгыш ясады. Белгечләр үз чыгышларында урман фәнендә перспективалы инновацион юнәлешләргә, урман хуҗалыгының заманча проблемаларына, хезмәт династияләре роленә тукталдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген шулай ук эш урыннары ярминкәсе дә оештырылган иде. Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм хезмәткәрләр мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова студентларга тармакның иң кирәкле һөнәрләре, хәзерге вакытта оешмаларда булган эш урыннары, хезмәт шартлары турында җентекләп сөйләде.