Кукмара районында «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының «Урманнан файдалану һәм урманны торгызу инженериясе» компетенциясе буенча ярышлар уза

2024 елның 22 марты, җомга

Кукмара муниципаль районының Лубян авылындагы «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында өлкәннәр һәм юниорлар арасында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2024» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабында «Урманнан файдалану һәм урманны торгызу инженериясе» компетенциясе буенча ярышлар уза.

Ярышларда көллиятнең 1 нче, 2 нче һәм 3 нче курс студентлары, шулай ук Лубян урта мәктәбе укучылары катнаша. Төп экспертлар булып көллият укытучысы Юлия Галиева һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Ольга Несмелова, компетенция менеджеры – Төньяк Кавказ урман хуҗалыгын механизацияләү, автоматлаштыру һәм идарә итү техникумының инновацион эшчәнлек буенча директор урынбасары Майя Гаглоева тора.

Шартларга ярашлы рәвештә, төп составта катнашучыларга биш биремне, юниорларга ике биремне үтәргә кирәк. Алар арасында – урманнан файдалану һәм урманны торгызу мәсьәләләре буенча документлар әйләнеше, урманнарны файдалану һәм торгызу өчен документлар әзерләү, урманчылык дәрәҗәсендәге дәүләт урман реестры формаларына мәгълүмат кертү, пилотсыз очу аппараты белән урманны рациональ файдалану һәм торгызу мониторингы һәм урман участогын натураль тикшерү.

Иртәгә, 23 мартта «№рманнан файдалану һәм урманны торгызу инженериясе» компетенциясе буенча ярышларга йомгак ясалачак.

Исегезгә төшерәбез, «Профессионаллар-2024» һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы Татарстан Республикасында 2024 елның 12 февраленнән 31 мартына кадәр 302 компетенция буенча 87 мәйданчыкта уза. Ярышларда барлыгы 2,2 мең кеше катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International