ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында кадрлар резервына кертүгә конкурс узды

2024 елның 22 марты, җомга

Бүген Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрелде. Комиссия утырышы ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.

Комиссия әгъзалары тарафыннан түбәндәге вазыйфаларны биләү өчен кадрлар резервына кертүгә дәгъва кылучы 9 кандидатура каралды: икътисад бүлегенең әйдәп баручы консультанты, дәүләт заказын урнаштыру һәм түләүләрне администрацияләү, мөлкәт белән идарә итүнең әйдәп баручы консультанты, техник үсеш һәм хезмәтне саклау буенча әйдәп баручы консультант һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторының әйдәп баручы консультанты.

Конкурста катнашучыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, дәүләт граждан хезмәте нигезләренә, икътисадка, хисап әзерләүгә һәм төзүгә, кадрлар эшенә һ.б. кагылышлы сораулар бирелде.

Конкурс нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International