30 март көнне Лубян урман-техник көллиятендә Ачык ишекләр көне узачак

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

2024 елның 30 мартында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ Ачык ишекләр көне булачак.

Бу көнне мәктәпләрдә укучылар һәм аларның ата-аналары уку аудиторияләрен, китапханәне, музейны һәм көллиятнең башка бүлмәләрен карый, тулай торакларда яшәү шартлары белән таныша алачак. Шулай ук укытучылар белгечлекләр һәм студентлар өйрәнә торган дисциплиналар, уздырыла торган мәдәни-массакүләм чаралар, 2023 елда көллияткә кабул итү нәтиҗәләре һәм 2024 елда кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләячәк.

Чара ТР, Кукмара муниципаль районы, Лубян авылы, Техникум урамы, 10 нчы йорт адресы буенча узачак. Башлана: 09.00 сәгатьтә.

Белешмә өчен. «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждение. Көллияттә белгечләр әзерләү 1921 елдан бирле алып барыла. Бу вакыт эчендә 9,8 меңнән артык белгеч чыгарылган.

Хәзерге вакытта көллияттә түбәндәге юнәлешләр буенча әзерлек алып барыла: «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» һәм «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе». Белгечлек буенча белем алудан тыш, көллият студентлары өстәмә һөнәрләрне дә үзләштерәләр, алар арасында – урманчы, яшел төзелеш хезмәткәре, агач аударучы, тракторчы, чыбыктан сәнгатьле әйберләр әзерләүче, касса хезмәткәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International