Табигатьне саклау буенча иң яхшы тәҗрибәләр буенча «Ышанычлы партнер-Экология» VI Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Табигатьне саклау буенча иң яхшы тәҗрибәләр буенча «Ышанычлы партнер-Экология» VI Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Искәртеп узыйк, әлеге конкурс «Ышанычлы партнер» берләшмәсе тарафыннан, Россия экология җәмгыяте белән берлектә, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты ярдәмендә үткәрелә.

Конкурсның төп максаты – Россия Федерациясе территориясендә иң уңышлы һәм нәтиҗәле табигать саклау проектларын ачыклау өлешендә «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү, шулай ук экологик модернизацияне, транспорт һәм энергетика тармакларында энергия күчешен популярлаштыру, климатка антропоген йогынтыны киметү.

Конкурста 2023 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 30 июненә кадәр гамәлгә ашырылган проектлар катнаша.

Гаризаны агымдагы елның 30 сентябренә кадәр тапшырырга мөмкин.

Номинацияләр һәм гамәлгә ашыру этаплары турында тулырак сайтта белергә мөмкин: www.topecopro.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International