«Урман бал кортлары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Бөгелмә урманчылыгының эш юнәлешләре турында белгәннәр

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Бөгелмә районы 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман бал кортлары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Бөгелмә урманчылыгында кунакта булганнар. Балалар өчен экскурсияне урманны торгызу буенча инженер Нурфия Ибраһимова һәм урманны саклау буенча инженер Ольга Волкова үткәргән. Билгеләп үтик, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Укучылар урманчылыкның административ бинасын, урман янгынын сүндерү станциясен һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең җитештерү участогын караганнар.

Нурфия Ибраһимова һәм Ольга Волкова укучыларга урманнарны саклау һәм үрчетү буенча башкарылган эшләр, урман янгыннарының төрләре һәм сәбәпләре, шулай ук аларны сүндерү ысуллары турында сөйләгәннәр.

Экскурсиядән соң мәктәп урманчылыгының иң яхшы тәрбияләнүчеләрен бүләкләү булган. Балалар табигатьне саклау акцияләрендә, район һәм республика конкурсларында актив катнашканнары һәм халыкны экологик агарту буенча алып барылган эшләре өчен «Бөгелмә урманчылыгы» ТР ДКУ мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International