РФ Хөкүмәтендә 2024 елда табигый янгыннарга каршы көрәш чаралары турында фикер алыштылар

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Бүген РФ Хөкүмәте Йортында видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда 2024 елда табигый янгыннарга каршы көрәш чаралары каралды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко үткәрде.

Чарада Россия Табигать министрлыгы, Россия ГТХМ, Рослесхоз, РФ урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Киңәшмә кысаларында урманнарда 2023 елгы янгын куркынычы сезоны нәтиҗәләре, Россия Федерациясе территориясендә янгын куркынычын фаразлау һәм 2024 елгы янгын куркынычы чорына әзерлек барышы каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International