Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында урманнарны торгызу эшләренә әзерләнәләр

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урманнарны торгызу буенча эшләр башкаруга әзерләнәләр.

«Ведомство карамагындагы барлык учреждениеләрдә урман хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары әзерләнгән, кирәкле урман культурасы инвентаре сатып алынган, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина. – Шулай ук урман тармагы белгечләре тирәк үсентеләрен әзерлиләр, стратификациягә орлык салалар һәм кар эрүне тизләтү һәм туфракта дым саклау максатында питомниклардагы чәчү бүлекчәләренә көл сибү буенча эшләр башкаралар».

«Быел кар катламы күп, урман культуралары сезоны соңрак, апрель ахырында ачылачак, – дип өстәде Алсу Мостафина. – Барлыгы 34 миллион данә стандарт утырту материалы бар. Бу сан урманнарны торгызу, саклагыч урман үстерү һәм табигатьне саклау акцияләрен оештыру өчен дә җитәрлек күләмдә.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 2564 гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үстерү планлаштырыла. Шуларның 1422,5 гектарында – ясалма урман торгызу, 1033,9 гектарында – табигый урман торгызу, 4 гектарында катнаш урман утырту һәм 103,6 гектарында урманнарны үстерү эшләре үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International