ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат ярышларында катнашты

2024 елның 31 марты, якшәмбе

Бу елның 30-31 март көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат ярышлары узды. Ярышлар Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шашка, шахмат буенча спорт мәктәбе базасында узды.

Ярышларда Илгизәр Зарипов, Рөстәм Халиков, Алсу Антонова һәм Әлмирә Нуртдинова составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

«Мин шахмат уйнарга олы яшьтә өйрәндем. Миңа бу спорт төре ошый, чөнки шахмат игътибарны, тырышлыкны һәм тәнкыйди фикерләүне үстерә, – дип сөйләде Алсу Антонова. – Турнирда рәхәтләнеп катнаштым, үз сәләтләремне сынап каравы һәм яңа кешеләр белән танышу бик кызыклы булды».

Ярышлар нәтиҗәсендә команда зачетында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы 9 нчы урынны алды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең физик яктан камилләшүе өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Быел шулай ук волейбол, баскетбол, мини-футбол, йөзү, җиңел атлетика һ.б. буенча да ярышлар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International