Ветераннарны сәламләү чыгышында министр Наил Мәһдиев соңгы вакытта тармакта ирешелгән уңышлар турында сөйләде, ветераннарны көзге чорда сәламәтлекләрен һәм күңел күтәренкелеген сакларга чакырды.
Министрлыкның элеккеге хезмәткәрләрен, бүгенге пенсионерларны, министрның беренче урынбасары Харис Мусин җылы тәбрикләде. Аларның һәрберсенең ведомство һәм тулысынча урман тармагына керткән өлешенең зур булуын билгеләп узды. Ветераннар – министрлык эшчәнлегендәге мөһим чараларда һәрвакыт катнашалар. Министрлык Өлкәннәр көненә багышлап уздырган бәйрәм кичәсе дә, тагын бер кат ветераннарга хөрмәт күрсәтү, аларның күңелләрен күтәрү кичәсе булды.