1 апрель – Халыкара кошлар көне

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Ел саен, 1 нче апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә безнең планетада иң иске интернациональ экологик бәйрәм – Халыкара кошлар көне (International Bird Day) билгеләп үтелә. Аның максаты – кошларның төрлелеген һәм исәбен саклау.

Халыкара кошлар көне 1894 елда Пенсильвания штатында (АКШ) барлыкка килгән дип санала. Тиздән массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә популярлык казанган бәйрәм барлык штатларда да уздырыла башлый, аннары Европага килә, ә хәзерге вакытта ЮНЕСКОның «Кеше һәм биосфера» биологик программасы кысаларында дөньяның күп илләрендә уздырыла.

Кошлар көнен үткәрү идеясе Россиядә дә хуплау таба. Безнең илдә кошларны саклау патша Россиясе вакытында ук оештырыла, һәм XX гасыр башына бу эш белән инде берничә дистә оешма шөгыльләнә башлый. Алар арасында – Хайваннар һәм үсемлекләр акклиматизациясенең рус җәмгыяте каршындагы орнитология комитеты, Рус география җәмгыяте каршындагы Даими табигатьне саклау комиссиясе, 1865 елда нигез салынган Хайваннарны яклау буенча Россия җәмгыяте. Шәһәрләрдә балалар оешмалары да ачыла – алар Кошларны өйрәнү һәм яклау өчен май берлекләре дип йөртелә. Алар мәктәп базасында оештырыла һәм тугыз-унбер яшьлек балаларны берләштерә.

Җәмгыятьтә катнашучылар кошларны ашата һәм аларга оялар элә. 1917 елгы инкыйлабтан соң Май берлекләре үз эшчәнлеген туктатса да, кошларны саклау идеясен юннат оешмалары күтәреп ала. 1924 елның җәендә СССРда беренче һәм бердәнбер Бөтенсоюз юннатлар съезды уза, анда Үзәк биостанция укытучысы Николай Дергунов яңадан кошлар көнен оештырырга тәкъдим итә. 1926 елдан бу датаны СССРда инде рәсми бәйрәм буларак билгеләп үтәләр. 1927 елда кошлар көне Мәскәү шәһәренең барлык районнарында да уза, анда 5 меңгә якын бала катнаша. 1928 елда катнашучылар саны 65 меңгә җитә, алар 15 меңнән артык сыерчык оясы элеп чыга.

Ел саен кошлар көнен бәйрәм итү гадәте Бөек Ватан сугышы чорында өзелә, әмма 1948 елда хәрәкәт яңадан торгызыла. Бәйрәм тагын да зуррак колач ала, 1953 елда анда катнашырга 5 млн. укучы җәлеп ителә. Әмма XX гасырның 60-70нче елларында ук Кошлар көнен бәйрәм итү янә юкка чыга. Бәйрәм 1999 елда – 1993 елда нигез салынган Россия кошларны саклау берлеге ярдәмендә торгызыла.

Орнитологлар кошлар югалса, экологик катастрофа булачак, аның нәтиҗәләре кешелек өчен фаразлап бетерә алмаслык булырга мөмкин, дип кисәтә. Моннан тыш, кошлар урман экосистемаларының мөһим компоненты булып тора, аларда төрле функцияләрне башкара. Кошлар – урманны корткычлардан саклауда беренче ярдәмчеләр, шулай ук урман үсемлекләре орлыкларын да тараталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International