«Әлки урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре урман участокларын арендалау шартнамәләре нигезендә урманнан файдаланучыларның янгынга каршы инвентарь туплау пунктларын тикшерә. Тикшерүләр 2024 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек кысаларында үткәрелә.
Пунктларны тикшергәндә янгын сүндерү чараларының фактта булуы РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының «Урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү чаралары төрләрен, урманнардан файдаланучы затларның әлеге чаралар белән тәэмин ителү нормативларын, урманнардан файдаланганда булырга тиешле урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү чаралары нормаларын раслау турында» 2014 елның 28 мартындагы 161 номерлы боерыгы белән расланган нормаларга туры килү-килмәве буенча карала.
Янгын куркынычы чоры башланганчы, барлыгы урманнардан файдаланучы 5 затны тикшерү планлаштырыла.