Иске Илтерәк авылындагы мәдәният йорты базасында умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Утырыш барышында умартачылыкны оештыру, бал кортлары авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау ысуллары мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәдә кыскача доклад белән «Аксубай урманчылыгы» ТР ДКУ Чабаксар кишәрлеге урманчысы Алексей Данилов чыгыш ясады. Ул урман фондында җир кишәрлекләрен арендага бирү һәм түләүсез файдалану үзенчәлекләре, урманнардан файдалану турында хисаплар, шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында сөйләде.