Рәис Гомәров ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта санитар-экологик икеайлык кысаларында планлаштырылган эшләр турында сөйләде

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлыкның башлануы һәм экологик-агарту чаралары турында» темасына брифинг булып узды. Анда ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Булат Әхмәдиев, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин катнашты.

Брифинг барышында Рәис Гомәров Татарстанның урман фонды территориясендә санитар-экологик икеайлык һәм «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында планлаштырылган эшләр турында сөйләде.

Ул искәртеп узганча, бүгенге көндә Татарстан Республикасы урманнары 1 млн.261 мең гектарны били, урманлылык 17,4% тәшкил итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, саклагыч урман утыртмаларының гомуми мәйданы – 145 мең га. Саклаучы агачларны исәпкә алганда, хәзерге вакытта Татарстан Республикасының урманнар белән каплану дәрәҗәсе 19,5% тәшкил итә.

«Урманнарны саклау максатларында урманнарны саклау һәм яңадан үрчетү, шул исәптән урман фонды җирләрен патрульләү буенча системалы эш алып барыла. 2023 елда узган санитар-экологик икеайлык кысаларында 74 рөхсәтсез калдык урнаштыру урыны ачыкланды, – диде Рәис Гомәров. – Барлыгы 200 куб.м. артык җитештерү һәм куллану калдыклары бетерелде. Чүплекләрнең күбесе Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Зеленодольск кебек зур шәһәрләр белән чиктәш урман фонды участокларында ачыкланды».

Узган ел «Урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.31 ст. буенча барлыгы 77 беркетмә төзелгән, гомуми суммасы 97,5 мең сум штраф билгеләнгән.

«2024 елның 22 апрелендә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең язгы этабы старт ала. Ул 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк, – дип өстәде министр урынбасары.  – Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм аунак агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат щитларын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү буенча эшләр башкарылачак».

2023 елда «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе 17 апрельдән 17 июньгә кадәр һәм 11 сентябрьдән 11 ноябрьгә кадәр оештырылган иде. Акция кысаларында урман фондыннан 1,3 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган, 5,7 мең куб.м. коры-сары һәм аунак агач черетү өчен өемнәргә салынган.

Урман утыртмаларының санитар һәм урман патологик торышын яхшырту максатыннан, Татарстан Республикасында ел саен санитар-савыктыру чаралары, шул исәптән ликвидлы булмаган агачларны җыю  эше үткәрелә. Узган ел санитар-савыктыру чаралары 3,4 мең гектар мәйданда башкарылган. Быел белгечләргә 996 гектар мәйданда шундый эшләр башкарырга туры киләчәк.

«Урманнарның санитар хәле урманнарда янгын куркынычына тәэсир итә. Быел урманнарда янгын куркынычы сезоны апрель уртасында кар эреп беткәч ачылачак. Урман янгыннарын кисәтү максатыннан, космик, авиация һәм җир өсте ысуллары белән янгын чыгу куркынычы булган хәлләргә мониторинг үткәреләчәк», – дип нәтиҗә ясады Рәис Гомәров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International