Кама урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 2024 елның язгы урман культуралары сезонына әзерләнә. «Шушы көннәрдә питомникта «кар каралау» буенча эшләр башкарылды – кар катламының тизрәк эреп бетүен һәм туфракта дымны саклап калу максатыннан, чәчү бүлекчәләренә көл сибү эшләре башкарылды, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Фәрит Мөгминов. – Эшләр 1,41 гектар мәйданда башкарылды, 5 кеше җәлеп ителде».
Аның сүзләренә караганда, урман культуралары кампаниясе кысаларында быел Кама урманчылыгы территориясендә 99 гектар мәйданда – урманнарны торгызу һәм урман үстерү, 680 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 240 гектарда – урман культураларын тулыландыру, 0,6 гектарда орлык чәчү буенча эшләр башкарылачак.