Эшче яшьләр иҗатының ел саен уздырыла торган «Наше время – Безнең заман» XII ачык республика телевизион фестивале башланып китте. Фестиваль Татарстанда 2013 елдан бирле республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Фестиваль социаль-әһәмиятле дәүләт проекты булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый. ЮНЕСКО эгидасы астында үткәрелә.
Фестивальнең миссиясе яңа кадрлар буынын формалаштырудан, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштырудан һәм республика предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче яшь кешеләрнең иҗади потенциалын ачудан гыйбарәт. 2024 елда ул 4 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Әлмәттә, Чаллыда һәм Казанда (зона этаплары) узачак. Суперфинал Идел буе спорт университетының концерт залында, җиңүчеләр һәм лауреатларның гала-концерты «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
Фестивальдә катнашу өчен 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге республика учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре чакырыла, алар өчен фестивальдә катнашу номинацияләр буенча профессиональ эшчәнлек төре булып тормаска тиеш.
Үзешчән артистлар үзләренең талантларын ялгыз һәм команда зачетында «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» номинацияләрендә күрсәтә алачак.
Фестиваль кысаларында Татарстан һәм Россиянең танылган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләреннән мастер-класслар, фестивальнең жюри әгъзалары катнашында түгәрәк өстәлләр һәм катнашучыларның тәкъдим ителгән номерлары турында сәхнә осталары белән фикер алышу узачак.
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2024 елның 20 сентябренә кадәр сайтта кабул ителәчәк: www.bzzm.ru.