Татарстанда «Экояз-2024» республика конкурсы башланды Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра. Быел катнашучыларга 8 атналык экологик квест үтәргә кирәк.
«Кошларга ярдәм ит» дип исемләнгән беренче атнасы кошларга багышлана. Катнашучыларга сыерчык оясы яки җимлек ясарга, аларны агачка асып куярга, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битендә язма урнаштырырга һәм электрон адреска хисап җибәрергә кирәк: Eco.pros@tatar.ru.
Конкурста теләгән һәркем катнаша ала. «Экоярдәмче» номинациясендә индивидуаль рәвештә 2 яшь категориясе катнаша: 18 яшькә кадәрге һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр.
«Экоберләшмә» номинациясе – иҗтимагый оешмалар, мәктәп отрядлары, урманчылыклар һ.б. өчен, «Экокоманда» – балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен.
«Экогаилә» номинациясендә бөтен гаилә катнашырга мөмкин.
Җиңүчеләр 2024 елның июнендә дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.
Тулырак мәгълүматны рәсми сайтта табып була: https://eco.tatarstan.ru/2024.htm.