Түбән Кама районы Красный Ключ урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Түбән Кама урман хуҗалыгының урман янгынын сүндерү станциясендә булганнар. Балалар өчен экскурсияне станция башлыгы Рөстәм Яруллин үткәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Мәктәп укучылары урман янгыннарын сүндерү техникасын һәм янгынга каршы җиһазларны күргәннәр, урман янгыннарының килеп чыгу төрләре һәм сәбәпләре, урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек, янгынга каршы чаралар һ.б. турында белгәннәр.
«Статистика мәгълүматларына караганда, 10 урман янгынының 9ы кеше гаебе белән килеп чыга, – дип билгеләп үткән Рөстәм Яруллин. – Урман янгыннары ике төрле була: түбәнге, андый чакта урман түшәмәсе, мүкләр һәм лишайниклар янып бетә, ә агачларга янгын тими, һәм өске янгыннар була, ул чакта бөтен урман янып бетә. Коры һава торышы торганда янгын җиңел генә өслеккә күчә, ә ул, үз чиратында, тагын да зуррак мәйданчыкларга күчәргә мөмкин».
Очрашу ахырында белгеч укучыларга урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искәртеп узган.